«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны «Россия Урманнарны яклау үзәге» ФБУ Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге оештыра.

Конкурс республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-16 яшьлек укучылары арасында түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

– «Урманнарны яклау һәм урманнарны торгызу»  (урманнарны торгызу һәм урманнарны корткычлардан һәм авырулардан яклау темасына багышланган рәсемнәр);

– «Урман матурлыгы»  (урман һәм анда яшәгән тереклек ияләре сурәтләнгән рәсемнәр);

– «3000 елда урман» (киләчәктә урман темасы фантазияләренә багышланган рәсемнәр).

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 31 маена кадәр гариза, персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык һәм хезмәтне турыдан-туры тапшырырга яисә Россия почтасы аша «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 422540, Татарстан Республикасы, Зеленодольск шәһәре, Сосновая урамы, 1 йорт.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин:  https://tatarstan.rcfh.ru/news/26716.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International