«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ укытучылары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының берничә мәктәбендә укучылар белән очрашкан. Һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар Балалар экология-биология үзәгендә һәм Бөгелмә шәһәренең 5нче урта мәктәбендә узган.
Очрашу барышында «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ инженерлары Нурфия Ибраһимова һәм Гүзәлия Латыйфуллина укучыларга Татарстан Республикасының урман комплексы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге, урман тармагы һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгәннәр.
Укытучы Гөлнур Гаянова укучыларны Лубян урман-техника көллиятенең тарихы һәм хәзерге торышы белән таныштырган. Ул студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналарга, 2021 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләренә, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләренә җентекләп тукталган.