«Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә дәүләт урман инспекторлары өчен квалификация күтәрү курслары узган

2021 елның 12 марты, җомга

«Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә дәүләт урман инспекторлары өчен өч көнлек квалификация күтәрү курслары узган.

Уку барышында урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, урман кишәрлекләрен арендалау, техник документларны алып бару, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралган. Шулай ук урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә дә игътибар бирелгән.

Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУнең урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова һ.б. чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International