Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә җир мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, «Зеленодольск муниципаль районының Архитектура һәм шәһәр төзелеше сәясәте идарәсе» МБУ җитәкчесе Павел Сергеев, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Василий Чернов, «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында Зеленодольск урманчылыгының урман фонды җирләреннән нәтиҗәле файдалану, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр башкару мәсьәләләре тикшерелде.