Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан мәгълүмат тапшыру мәсьәләләре буенча лекция узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «2020 елда дәүләт граждан хезмәткәренең, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыру» темасына онлайн-лекция узды. Лекцияне Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары тыңлады.

ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Равия Шрши чыгышында дәүләт граждан хезмәткәрләренең, аларның хатыннарының (ирләренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны тапшыру аспектлары, шулай ук белешмәләр тутырганда җибәрелә торган төп хаталар каралды. Моннан тыш, катнашучылар Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча алып барыла торган эш, дәүләт граждан хезмәтенә бәйле тыюлар һәм чикләүләр турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International