ТР Урманнарны яклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча эшләр башкаруга әзерләнәләр

2021 елның 16 марты, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча эшләр башкаруга әзерләнәләр. План нигезендә, 2021 елда белгечләргә гомуми мәйданы 1022 мең га булган 24 урманчылык чикләрендә урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышын даими рәвештә күзәтеп торырга туры киләчәк.

Җир өсте күзәтүләрен 13,8 мең га мәйданда дәүләт урман патологиясе мониторингы һәм Җирне дистанцион зондлау белешмәләре нигезендә гамәлгә ашыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International