2021 елның 20 мартында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ Ачык ишекләр көне булачак.
Бу көнне мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак. Шулай ук укытучылар белгечлекләр һәм студентлар өйрәнә торган дисциплиналар, уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар, 2020 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Чара ТР, Кукмара муниципаль районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10 нчы йорт адресы буенча узачак. Башлана: 09.00 сәгатьтә.