Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2021 елның 21 мартында дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан урман тармагы белгечләре  республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә.

Шулай итеп, ТР «Кама урманчылыгы» ДКУ Шомарбаш участок урманчылыгы хезмәткәрләре Мамадыш районының Усали урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны саклагыз» дигән темага дәрес үткәргән. Алар балаларга урман турында, аның мөһим экологик, социаль һәм икътисадый функцияләре, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.

Азнакай урманчылыгының урманнарны торгызу инженеры Гүзәл Якупова һәм ветеран Айрат Хәйдәров Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбе укучылары өчен экскурсия оештырган. Укучылар урманчылык музее экспозициясе белән танышкан, Азнакай урман хуҗалыгының барлыкка килү тарихы һәм тармак үсешенә өлеш керткән күренекле урманчылар турында белгәннәр.

Татарстан Республикасы «Баулы урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Владимир Джусоев Баулы районының Алексеевск төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Урманнарны тергезү» темасына лекция үткәргән. Дәрес барышында Владимир Джусоев стандарт утырту материалын үстерү үзенчәлекләренә һәм урман культураларын булдыру технологияләренә җентекләп тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International