ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә бухгалтерлык исәбен алып бару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә бухгалтерлык исәбен алып бару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Министрлыкның финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контроль бүлеге җитәкчесе Чулпан Булатова, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары бухгалтерлары катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында 2020 ел өчен бухгалтерлык хисабын тапшыру нәтиҗәләре каралды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Шулай ук чарада катнашучылар бухгалтерлык исәбен алып бару тәртибенә, төрле дәрәҗәләрдәге бюджетларга салым түләүләренең вакытында күчүен тәэмин итүгә кагылышлы соңгы үзгәрешләр турында да фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International