Россия платаны «Европаның ел агачы-2021» халыкара конкурсында 3 нче урын алган

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

«Европаның ел агачы – 2021» халыкара конкурсына йомгак ясалган. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россиянең «Борынгы платан» агачы 66 026 тавыш җыеп, мактаулы өченче урынны яулаган. Икенче урында «Куринг платаны», Италия – 78 210 тавыш. Конкурста Испания агачы җиңүче дип табылган. «Меңьеллык Лесин имәне» өчен 104 264 тавыш бирелгән.

Борынгы платан агачы Дербент шәһәренең тарихи өлешендә (Дагыстан Республикасы) борынгы Җомга мәчете ишегалдында үсә. Аның яше 284 ел тәшкил итә. Риваять буенча, платан үсентеләрен Көнчыгышның бөек полководецы Надир шаһ үзе карап тәрбияләгән. Куәтле агачка сокланып, язучы Александр Бестужев-Марлинский әсәрләр иҗат иткән. Бүген көчле патриарх дини корылманың үзәк өлешен бизи, ул Дагыстан халкын һәм республика кунакларын җәлеп итү урыннарының берсе булып тора. Аның турында легендалар языла, шигырьләрдә телгә алына, картиналар сурәтләнә.

«Европаның ел агачы» халыкара конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – дөньяның төрле илләрендә иң кызыклы тарихы булган агачларны ачыклау һәм табигый һәм мәдәни мираста аларның әһәмиятен ассызыклау. Шуңа күрә конкурсантларны һәм җиңүчеләрне сайлап алуның төп критерийлары – агачның матурлыгы, зурлыгы яки яше түгел, ә аның тарихы һәм кешеләр белән бәйләнеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International