ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин Питрәч районы Кощак урта мәктәбендә «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына дәрес һәм сыерчык оялары ясау буенча мастер-класс үткәргән. Чаралар Халыкара урманнар көненә багышлана.
Дәрес барышында Нурсил Гыйбадуллин укучыларга урман, аның мөһим экологик, социаль һәм икътисадый функцияләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман тармагы һөнәрләре, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында да белгәннәр.
Мастер-класс кысаларында 10 сыерчык оясы ясалган, аларны укучылар соңыннан мәктәп территориясендә элеп чыкканнар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Халыкара урманнар көненә багышланган чараларны шулай ук Лаеш районының Орловка төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Биектау районының Усад урта мәктәбендә һәм Казан шәһәренең 129 нчы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә үткәргәннәр.