Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә

2021 елның 19 марты, җомга

2021 елның 21 мартында дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасының мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында төрле чаралар үткәрә.

Шулай итеп, Идел буе урманчылыгының Ключище кишәрлеге урманчылыгының урман осталары Владимир Тихонов һәм Евгений Чубаков Югары Ослан районы Матюшино урта мәктәбенең «Яшел планета» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Кеше тормышында урманның роле» темасына дәрес үткәргән. Укучылар белән очрашу барышында урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигать саклау эшчәнлегенең юнәлешләре, урман профильле һөнәрләрнең төрләре һ.б. каралган.

ТР «Әгерҗе урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгындагы участок урманчысы Дилүс Сабитов һәм «Яшел армия» мәктәп урманчылыгында катнашучылар Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицеенда «Урман белгечләре» дигән интеллектуаль уен оештырган. Уен нәтиҗәләре буенча 6 нчы сыйныф командасы урман турындагы белемнәренең иң югары дәрәҗәдә булуын күрсәткән.

ТР «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге вәкилләре белән берлектә, Зеленодольск районының 4 нче урта мәктәбендә дәрес үткәргән. Дәрес кысаларында укучылар Татарстан Республикасында урманнарны яңадан торгызу, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү һ.б. эшләр турында белгәннәр.

ТР «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Рәшит Әхәтов Түбән Кама районының Кызыл Чишмә урта мәктәбендә, ТР «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Сарман кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов – Сарман районының Сарман урта гомумбелем мәктәбендә, Минзәлә урманчылыгы белгечләре – Минзәлә районы Минзәлә интернат-мәктәбендә, Актаныш районы Теләкәй мәктәбендә, Мөслим районы Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара урманнар көненә багышланган дәресләр үткәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International