Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы ш.т.п. базасында өстәл теннисы буенча XIX Бөтенроссия шәхси-команда ярышларын ачу тантанасы узды. Әлеге турнир РСФСР һәм Татарстан АССР Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышлана.
Ярышларда катнашучыларны ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ.б. сәламләде.
Әлеге ярышларда катнашу өчен Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Самара, Саратов, Төмән, Калининград өлкәләре, Пермь крае һәм илнең башка төбәкләреннән спортчылар килгән. Ярышлар 2 көн, 21 мартка кадәр барачак.
Ярышларны ачу тантанасыннан соң ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба районының Лесхоз поселогында РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салды.