Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераны Әхмәдулла Газизуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Равил Кузюров ветеранга фидакарь хезмәте һәм Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук Әхмәдулла Газизуллинны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин һ.б. котлады.
Газизуллин Әхмәдулла Һади улы 1931 елның 20 мартында Тәкәнеш районының (хәзерге ТР Кукмара районы) Түбән Арбаш авылында туган . Хезмәт эшчәнлегендә Саба урман хуҗалыгы остасы, Югары Катун урман хуҗалыгы (Алтай крае) урманчысы ярдәмчесе, Лубян урман хуҗалыгы техникумы укытучысы, Багана урман хуҗалыгының Ромодан урманчылыгы урманчысы, Кама механик урман хуҗалыгының баш урманчысы, Зеленодольск сыну-күрсәтү механика хуҗалыгы каршындагы Татар урман-химия лабораториясе мөдире, өлкән укытучы, доцент, профессор, Мари дәүләт техник университетының Экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары булып эшләгән.
Әхмәдулла Һади улы тарафыннан туфрак белеме, урман белеме һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик эш бастырып чыгарылган. Аерым алганда, аның җитәкчелегендә утырту материалын үстерү, урман ресурсларын куллануны оптимальләштерү һәм яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр эшләнгән.
Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Газизуллин «РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен» билгесе белән бүләкләнгән, «Татарстан АССР Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.