Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы ш.т.п. бистәсендә РСФСР һәм Татарстан АССР Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча XIX Бөтенроссия шәхси-команда ярышларын ябу тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ.б. катнашты.
«Традициягә әверелгән әлеге турнир Саба районының гына түгел, аннан читтә дә календарьда иң күренекле спорт вакыйгаларының берсе булып тора. Ярышларның популярлыгы елдан-ел арта бара, – дип билгеләп үтте ябылу тантанасында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Сез барыгыз да сәләтле, характерлы булуыгыз һәм җиңүгә омтылуыгыз турында күрсәттегез. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».
Исегезгә төшерәбез, Өстәл теннисы буенча XIX Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары 20-21 март көннәрендә узды. Ярышларда Татарстан Республикасыннан һәм илнең башка төбәкләреннән 250 спортчы катнашты.