Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау,тоту өчен исәпләнгән урман диләнкесен үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру, дәүләт телләре турындагы законнар үтәлеше һ.б. турында сөйләде.
Докладларны тыңлап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетына әзерләнү һәм саклагыч урман утыртмалары утыртуга бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.
«Шулай ук быел безнең алда федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру бурычы да тора. Бу контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү, урман таләпләрен бозулар турында актлар, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә һәм башка хисаплылыкка кагыла, – дип ассызыклады министр. – Һәр дәүләт урман инспекторы үзенә ышанып тапшырылган урман участокларын югары дәрәҗәдә сакларга тиеш».