Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегендә әйдәп баручы консультант дигән дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Әлеге вазыйфаны биләү өчен 2 кеше дәгъва белдерде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, дәүләт урман реестрын алып баруга, урман корылышы, ТР урман комплексын цифрлаштыру һ.б. кагылышлы сораулар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр хакында https://gossluzhba.gov.ru/vacancy рәсми сайтында, шулай ук https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm Министрлык порталында белергә була.