Kastamonu компаниясе ламинат җитештерү буенча яңа линия эшләтеп җибәрде

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Россиядә агач эшкәртү тармагын әйдәп баручы җитештерүчесе – Kastamonu компаниясе производствоның өченче линиясен эшләтеп җибәрде. Старт 2021 елның мартында булды. Өченче линияне ачу нәтиҗәсендә, предприятие чыгара торган ламинатның гомуми күләме елына 45 млн.м2 тәшкил итәчәк.

«Дөньяны пандемия колачлап, катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без җитештерүне киңәйтүгә инвестицияләр кертергә булдык. Кыска вакыт – 4 ай эчендә кирәкле җиһазларны сатып алып, аны заводка китереп җиткердек һәм ахыргы продуктны җитештерә башладык. Яңа линия ачылу нәтиҗәсендә, предприятие чыгара торган ламинатның гомуми күләме елына 45 млн.м2 тәшкил итәчәк. Без Россия буенча тәэмин итү географиясен шактый киңәйтә алабыз, моннан тыш, экспорт белән тәэмин итүгә яңа илләрне кертү планнары да бар», – дип белдерде Россия Kastamonu  генераль директоры Али Кылыч.

Компания экспертлары Kastamonu компаниясенең Россия базарында ламинат идән капламалары сегментындагы өлеше 30% артып китәчәк дип көтә. Продукция күләмен арттыру компания дистрибьюторларының базар ихтыяҗын һәм таләпләрен канәгатьләндерергә, ахырдан кулланучыларга сыйфатлы продукция сатып алу өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк. Мондый киңәю ил һәм тармактагы глобаль икътисадый процессларга да йогынты ясаячак: РФ агач эшкәртү базарында өстәмә бәяле продукция күләме дә, шулай ук импортны алыштыру өлеше дә сизелерлек артачак.

Kastamonu заводының яңа линиясендә иң кирәкле – 31нче, 32нче, 33нче һәм югары – 34нче класслы, таушалуга чыдым, иң күп сорала торган, элегрәк компаниянең продуктлар портфелендә булмаган ламинат чыгарылачак. Шулай итеп, әлеге җитештерү тармагы базарның коммерция һәм торак күчемсез милек өлкәсендәге иң киң таләпләрен канәгатьләндерә, продукциянең сыйфатына һәм техник характеристикаларына иң югары таләпләр нигезендә төрле типтагы биналар өчен материаллар бирә.

Заводның өченче җитештерү линиясе, җиһаз һәм агач эшкәртү сәнәгате өчен комплекслы җитештерү чишелешләренең дөньякүләм лидеры – HOMAG алман компаниясенең югары технологияле станокларын да кертеп, өр-яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. Сыйфат белән идарә итү һәм аны контрольдә тоту өлкәсендә Kastamonu компаниясенең заманча җиһазланышы һәм күп еллык тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа линиядә базарның соңгы таләпләренә һәм ахыр кулланучылар таләпләренә, шулай ук халыкара нормаларга һәм Россиянең техник һәм экологик нормаларына туры килә торган ламинат җитештереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International