Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераны Николай Кузнецов белән очрашты. Очрашу барышында Николай Кузнецов министрга үзе һәм һөнәри эшчәнлеге турында сөйләде, сугыштан соң булган вакыйгалар турында хатирәләре белән уртаклашты.
Очрашудан соң урман тармагы ветераны Татарстан Республикасы урман комплексы хезмәткәрләре катнашында Министрлыкның урман музеена картографик материаллар, съездлар һәм семинарлар үткәрү белән бәйле документлар тапшырды.
Кузнецов Николай Николаевич 1947 елның 24 февралендә ТАССР Аксубай районы Кече Кулаковка авылында туган. Техник-урманчы, урманчы ярдәмчесе, Ульяновск өлкәсе урман хуҗалыгының хуҗалык исәпләмәләре цехы башлыгы, Лубян урман хуҗалыгы техникумы директоры, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән. Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугрылыклы булганы өчен «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» мактаулы исемнәренә лаек булган, «РСФСРның урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен», «РФ Дәүләт урман сагына хезмәт итүгә XXX ел» билгеләре белән бүләкләнгән һ.б.