«Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Нәзирә Хәкимова «Ел укучысы» конкурсының район этабында 2 нче урын алган

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Казан шәһәре, Совет районының 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Нәзирә Хәкимова «Ел укучысы» конкурсының район этабында 2 нче урын яулаган.

Конкурс шартлары нигезендә, Нәзирә Хәкимова «Ә менә ул мин!» (катнашучы визиткасы), «Мин – блогер», «Инфографика» һ.б. биремнәрне үтәгән. Аерым алганда, ул «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгының эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре, халыкка экологик белем бирү һәм урманга сакчыл караш формалаштыру турында үз блогын тәкъдим иткән.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International