ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров социаль челтәрләрдә Татарстан рәсми берләшмәләренең онлайн-трансляциясендә татарстанлыларның сорауларына җавап бирде

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «ТатарстанОнлайн» программасының туры эфирында катнашты, эфир барышында республикада урман комплексының торышы, алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде, шулай ук социаль челтәрләр аша алынган гражданнарның сорауларына җавап бирде.

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында урманнар үсә торган җирләрнең гомуми мәйданы – 1 млн. 271 мең гектар, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%. Урманнарның токым составын караганда, усак – 20,5%, юкә – 19,7%, каен – 17,8%, нарат – 15,8%, имән – 14%, чыршы – 6%, башка токымнар – 6,2%.

«Әйе, һичшиксез, безнең өстенлекле максат – торгызу һәм үрчетү юлы белән, урманнарны арттыру. Урманнарның токым составын яхшырту тагын бер мөһим бурыч булып кала, – диде министр. – Урманнарны торгызу өлешендә «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Шулай ук без ел саен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре утырту эшләрен дә алып барабыз».

«Без үзебезнең стандарт утырту материалы белән тулысынча тәэмин ителгән. Республикада 51 базислы урман питомнигы бар, анда ел саен 30 миллион данәдән артык үсенте үстерелә, шуларның 12 миллион данәсе – Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, – дип өстәде Равил Кузюров. – Бу сан барлык урман торгызу эшләрен башкару өчен җитәрлек булып тора».

Министр Татарстан Республикасында законсыз агач әзерләү очраклары булмавын раслады. Шулай ук, илебезнең көнчыгыш һәм башка урман төбәкләреннән аермалы буларак, республикада «кара урман кисүчеләр» юк. «Гражданнар тарафыннан законсыз агач кисү очраклары, нигездә, көнкүреш характерында, нигездә, кешеләрнең урман законнарын белмәве, коры-сары агачларны кисүе аркасында барлыкка килә торган хокук бозулар», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары каршындагы II тип 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III тип урман янгыннарын сүндерү станциясе тәэмин итә, дип сөйләде. «Без ел саен урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын әзерлибез, урман янгыннарын сүндерү формированиеләре, янгын сүндерү мобиль төркемнәре формалаштырабыз, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча тулы күләмдә чаралар уздырабыз, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Янгын чыгу куркынычы янаган чор дәвамында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне көчәйтелгән рәвештә контрольдә тоту, янгын куркынычсызлыгы хәленә космик мониторинг, авиация ярдәмендә һәм җир өслеге буенча күзәтү алып барыла».

«Пандемиягә карамастан, 2020 ел күп очракта безнең өчен борылыш елы булды. Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең биналарын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлады, тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы шактый артты һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары үз көченә керде. Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын тәмамлап эшкә килүчеләр 300 мең сум күләмендә акча ала», – дип өстәде министр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы 2021 елга бурычлар сыйфатында Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү, Идел һәм Кама елгалары буенда су саклый торган саклагыч урман утыртмалары утырту проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен эзләү, ябык тамыр системалы имән үсентеләре үстереләчәк үзәкн оештыру, Татарстан Республикасы урман комплексы белән идарә итүнең беренче дәүләт органы төзелүнең 100 еллыгына һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ төзелүнең 100 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында билгеләде.

Министр Равил Кузюров шулай ук Америка өрәңгесен үстерү, М-12 трассасын төзегәндә урманнарны кисү проблемаларына, аунак коры-сарыны җыю, Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү, гаилә династияләре һ.б. кагылышлы сорауларга җавап бирде.

«Аунак» термины көчле җил, буран һәм шактый күп яуган кар нәтиҗәсендә агачлардан җиргә төшкән, ләкин урман кисү эшләре башкарылган урыннарда агач кисүдән калган агач калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яки агач кәүсәләре дигәнне аңлата, – диде министр. – Аунак агач калдыкларын әзерләгәндә кул инструменты (кул пычкылары, балта) куллану рөхсәт ителә».

Исегезгә төшерәбез, «ТатарстанОнлайн» программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән башлап чыга. Әлеге проект кысаларында татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә ала. Студиядә Татарстанның 25 артык министры һәм төрле ведомство җитәкчеләре катнашкан. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар – Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International