Азнакай урманчылыгы белгечләре «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате конкурсы үткәргән

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

ТР «Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Мәлбагыш кишәрлеге урманчылыгы белгечләре «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате конкурсы үткәргән. Конкурска Азнакай муниципаль районының Актүбә ш.т.п. мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалардан барлыгы 50дән артык эш алынган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Могҗизаи сыерчык оясы» номинациясендә 1 нче урынны – Артем Ключников (4 нче «Березка» балалар бакчасы), 2 нче урынны – Амирина Шарпова (1 нче «Огонек» балалар бакчасы), 3 нче урынны Камил Сабирҗанов (3 нче урта гомумбелем мәктәбе) яулаган.

«Кайтыгыз безгә, сыерчыклар» номинациясендә 1 нче урынга Айвар Ефимов лаек булган, 2 нче урында – Лев Шарпов (1 нче «Огонек» балалар бакчасы), 3 нче урында – Индира Ракаева (3 нче урта гомумбелем мәктәбе).

«Урманны янгыннан саклыйк» номинациясендә Әмирә Әбдерәхимова җиңү яулаган, 2 нче урында – Руслана Хәбибуллина, 3 нче урында – Надира Ракаева (4 нче «Березка» балалар бакчасы).

«Урманыбызны саклыйк һәм арттырыйк» номинациясендә Мәликә Кәшапова (3 нче урта гомумбелем мәктәбе) җиңгән, 2 нче урында – Артур Гобәйдуллин (1 нче «Огонек» балалар бакчасы), 3 нче урында – Рената Кәрамова (3 нче урта гомумбелем мәктәбе).

Тамашачылар симпатиясе призына Рәлинә Йосыпова (5 нче «Золотой ключик» балалар бакчасы) лаек булган.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International