«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ «Татарстан урманнарын саклыйк!» XIV ачык конкурсына йомгак ясаган

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ «Татарстан урманнарын саклыйк!» XIV ачык конкурсына йомгак ясаган. Әлеге чара Халыкара урманнар көненә багышланган. Конкурс ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ ярдәме белән үткәрелде.

Конкурска республика мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалардан һәм мәктәп укучыларыннан барлыгы 500  артык эш алынган.

Конкурста җиңүчеләр өч: «Татарстанымның гүзәл урманнарын саклыйк» (рәсемнәр), «Урман – минем яшел дустым» (табигый материаллардан эшләнмәләр) һәм «Урманнарны янгыннардан саклагыз!» (листовкалар) номинацияләрендә билгеләнгән. Алар барысы да дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International