Аксубай урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше дәвам итә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУда 2021 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эше дәвам итә. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре яфраклы агачларның сапларын әзерли. Әлеге эшләргә барлыгы 15 кеше җәлеп ителгән.

«Бүгенге көндә 25 мең данә Гибрид-38 тонна тирәк сабы әзерләнде, – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин. – План буенча барлыгы 75 мең данә сап әзерләргә кирәк. Алга таба алар питомникның мәктәп бүлегенә утыртылачак, ә аннан соң чокыр-сыза урыннарында үсә торган урман утыртмалары булдыру өчен кулланылачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International