«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара

2021 елның 30 марты, сишәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара. Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев җәмәгать урыннарында мәгълүмат листовкалары элеп, Әгерҗе муниципаль районының Девятернә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән берничә әңгәмә үткәргән.

Мондый очрашуларда Ирек Камаев гражданнарга 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек турында сөйләгән, урманнарда учак ягу, көнкүреш, төзелеш һәм башка калдыклар белән чүпләүне тыю, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International