2021 елның икенче кварталында Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы башкарылачак

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарылачак. Чаралар Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләрен башкаруга дәүләт йөкләмәсе нигезендә үткәреләчәк.

Шулай итеп, быел 2395,2 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылды һәм 4806,9 км озынлыктагы минераллаштырылган полосалар карап чыгылган. Шулай ук 111,3 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзү һәм 426,5 км озынлыкта аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылачак. Моннан тыш, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы тематикасына мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм щитлар урнаштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International