Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта 2020 елда һәм 2021 елның беренче кварталында ведомствога караган учреждениеләрнең эшчәнлек йомгаклары буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Киңәшмә эшендә министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырыш барышында республиканың Зәй, Түбән Кама, Арча, Идел буе һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары директорлары башкарылган эшләр турында хәбәр итте.

Докладларны тыңлап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт йөкләмәсен үтәүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.

Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, республика предприятиеләренә агач ташу, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә тукталды. «Резервларны анализларга һәм урман хуҗалыкларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру буенча юл картасын эшләргә кирәк», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International