Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге бинасында «Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү буенча комиссия җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов һ.б. катнашты.
Татьяна Ларионова сәламләү сүзендә Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелүе турында билгеләп үтте. «Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, яңа «яшел» технологияләр кертү, әйләнә-тирә мохитне пычратудан башка сәнәгый җитештерү үсеше хөкүмәт һәм муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып тора, – диде ул. – «Экология» илкүләм проектын популярлаштыру һәм яшьләрнең игътибарын экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү максатында без «Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» республика конкурсын үткәрдек. Оештыручыларга һәм катнашучыларга конкурс белән кызыксынулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә».
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга һәм Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенә кыскача тукталды. «Урманга битараф булмаган мөнәсәбәт һәм «Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» конкурсында актив катнашканнары өчен катнашучыларга зур рәхмәт. Сезнең аркада һәм сезнең эшләрегез нәтиҗәсендә без урманга сакчыл караш кирәклеге турында тагын бер кат искәртә алабыз. Конкурста җиңүчеләрне котлыйм, киләчәктә дә уңышлар телим», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» республика конкурсы 2020 елның 1 сентябреннән өч этапта (муниципаль, республика һәм финал) 6 номинация буенча үткәрелде: «Су – яшәү чыганагы» , «Бөек ана – Идел» , «Татарстанның яшел йөрәге», «Без – чиста Татарстан яклы», «Эко – утильләштерү» һәм «Чиста ярлар». Конкурска Татарстан Республикасы муниципаль районнары белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучыларыннан барлыгы 2,5 меңнән артык рәсем һәм 1,5 мең практик юнәлешле проект алынган.