ТР Урманнарны яклау үзәгендә урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында эшләр уздыруга әзерләнәләр

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы кысаларында эшләр башкаруга әзерләнәләр. План нигезендә, 2021 елда оешма белгечләренә 110 га мәйданда, Лубян, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыклары урман фонды чикләрендә урманнар урнашкан җирләргә кертелгән участокларны тикшерергә туры киләчәк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча урман утыртмаларының урман торгызу кагыйдәләрендә расланган күрсәткечләргә туры килүе яки туры килмәве ачыкланачак.

Шулай ук филиал хезмәткәрләре «Урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениеләрендә һәм Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 42 партия утырту материалын тикшерү буенча да эшләр башкарачак. Бәяләү, урман орлыкчылык өлкәсенең торышы турында аналитик мәгълүмат алу максатында, язгы һәм көзге чорда башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International