Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрде

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрде.

Әйтик, ТР «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Чатыртау кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре Азнакай районындагы 1 нче урта мәктәпнең «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Кошлар – безнең дусларыбыз» дигән темага дәрес үткәргән. Дәрес барышында урман остасы Раушания Яруллина укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кошларның төрләре һәм аларның табигатьтәге роле турында сөйләгән.

«Зәй урманчылыгы» ДКУнең урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Лилия Вәлиева һәм Зәй кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Илсур Мөбарәкшин Зәй районының 1 нче урта мәктәбендә «Кошлар көне» акциясе оештырган. Чара кысаларында белгечләр «Яшел парус» мәктәп урманчылыгында катнашучылар белән берлектә мәктәп территориясендә сыерчык оялары эленгән.

Сыерчык оялары элү буенча акцияләрне шулай ук «Алабуга урманчылыгы» ДКУ,  «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре дә үткәргән.

Халыкара кошлар көне (International Bird Day) – ел саен 1 апрельдә үткәрелә торган экологик бәйрәм. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International