Министрлыкта республиканың урман хуҗалыгында эштә җәрәхәт алу очракларын кисәтү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында эштә җәрәхәт алу очракларын кисәтү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул тармак хезмәткәрләре өчен куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру, аларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәт сагы буенча инструктажлар үткәрү һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Рәис Гомәров, статистика мәгълүматлары буенча, урман хуҗалыгында бәхетсезлек очракларының һәм эштә җәрәхәт алу очракларының күбесе урман әзерләү эшчәнлегенә туры килә, аерым алганда, иң куркыныч эш төрләренең берсе – урман кисү, дип ассызыклады.

«Эш шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау максатларында Министрлыкта 2021-2025 елларга тармак максатчан программасы эшләнде һәм тормышка ашырыла, – дип өстәде министр урынбасары. – Безнең төп байлыгыбыз һәрвакыт кешеләр булды һәм шулай булып калачак та. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча барлык чаралар билгеләнгән график нигезендә үтәлергә тиеш».

Киңәшмә барышында шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы учреждениеләрендә имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча Министрлык тарафыннан алып барыла торган эш, онлайнинспекция.рф махсус ресурсы һәм башкалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International