ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнар оборонасы буенча дәрес узды

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнар оборонасы буенча дәрес узды. Хезмәткәрләр алдында лекция белән мобилизация эше һәм дәүләт серен саклау буенча белгеч Самат Арипов чыгыш ясады.

Самат Арипов катнашучыларга гражданнар оборонасы һәм аның төп бурычлары, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта (административ бинада янгын, шартлаткыч җайланмага охшаган предмет табылу) гамәлләр тәртибе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International