ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышларында катнашты

2021 елның 3 апреле, шимбә

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды. Ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шашка, шахмат буенча спорт мәктәбе базасында узды.

Ярышларда Тимур Галиев, Дамир Төхвәтуллин, Венера Шәрипова һәм Әлмирә Нуртдинова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика һ.б. буенча да ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International