Шушы көннәрдә Лаеш районының Иске Пристань авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Александр Баранов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов котлады.
Баранов Александр Иванович 1931 елның 3 апрелендә Алексеевск районы Базяково авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1943 елда 2 нче совхоз эшчесе вазыйфасында башлый.
1967 елдан 1991 елга кадәр Александр Баранов Лаеш урман хуҗалыгында эшли. Башта балта остасы, аннан соң агач эшкәртү цехында станокчы була.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Александр Иванович күп тапкырлар урман хуҗалыгының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Лаеш урман хуҗалыгының Мактау китабына кертелгән.