«PRoЭКо» фәнни-гамәли эшләр республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

«PRoЭКо» фәнни-гамәли эшләр республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. Конкурсның максаты – яшьләр арасында экология өлкәсендә фәнни эшчәнлекне популярлаштыру.

Конкурста Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.

Эшләр түбәндәге темалар буенча кабул ителә: «Экотуризм, социаль экология», «Каты көнкүреш калдыклары», «Табигый ресурслардан рациональ файдалану», «Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны минимальләштерү» һәм «Флора һәм фаунаны саклау».

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 27 апреленә кадәр түбәндәге сылтама буенча индивидуаль теркәлү узарга кирәк:  https://clck.ru/KrBvT.

Тулырак мәгълүмат: https://clck.ru/TXH7W.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International