Республиканың урман тармагы белгечләре мәктәп укучылары белән берлектә «Кошларга оя бүләк итик!» экологик акциясендә катнаша

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән берлектә «Кошларга оя бүләк итик!» экологик акциясендә катнаша. Мәсәлән, кичә, 5 апрельдә, акциягә ТР «Арча урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Юрий Николаев һәм Арча районы «Лесхоз урта мәктәбе» МББУ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар кушылган. Чара кысаларында Сурнар кишәрлеге урманчылыгы территориясендә һәм Үрнәк бистәсендә сыерчык оялары эленгән.

Шулай ук очрашу барышында кишәрлек урманчысы Юрий Николаев балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Министрлык һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең эшчәнлек юнәлешләре, табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турында сөйләгән.

ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Рәис Абдрахманов һәм Тәтеш татар урта мәктәбе укучылары Тәтеш шәһәренең «Ленин бакчасы» паркында сыерчык оялары элгән, ТР «Нурлат урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм «Буратино» 12 нче балалар бакчасы педагоглары шундый ук эшләрне Мамык кишәрлеге территориясендә башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International