Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада комиссия әгъзалары, шулай ук ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Равия Шрша катнашты.

Утырыш барышында 2019 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган белешмәләр бирү очрагы каралды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International