Министрлыкта 2021 елның беренче кварталында коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләрен карадылар

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырышны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Төп доклад белән Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүләр, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы тору буенча 2020 елда уздырылган чаралар һәм коррупциягә каршы тору турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек нәтиҗәләре белән таныштырды.

Аерым алганда, ул дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында 2020 елгы декларация кампаниясе нәтиҗәләре, граждан җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек итү, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән таләпләрнең һәм бурычларның үтәлеше (мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлеге турында хәбәр итү, хезмәткәрләр тарафыннан башка түләүле эш башкару, бүләкләр алу турында хәбәр итү) һ.б. турында сөйләде.

«Коррупциягә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе коррупциягә каршы программалар кысаларында гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелегенә анализ ясарга, мәнфәгатьләр каршылыгын һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар күрергә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм граждан җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте», – дип өстәде Эльвира Зыятдинова.

Шуның белән берлектә ул ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның беренче кварталында коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыруга тукталды. «1 нче гыйнвардан башлап 2021 елгы декларация кампаниясе башланып китте. Бүгенге көндә Министрлыкның 25 хезмәткәре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 8 җитәкчесе үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырды, – дип хәбәр итте Эльвира Зыятдинова.  Шулай ук, мәнфәгатьләр каршылыгын ачыклау максатында, анкетада туганнар һәм кодалар турындагы мәгълүматлар анализланды. Моннан тыш, секторга башка түләүле эш башкару турында 2 хәбәр алынды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International