Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Яңа Чишмә муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында узган чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
ТР «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үткәрелә торган һәм алда торган эшләр турында сөйләде. «Яңа Чишмә районы территориясендә Өргәнчә һәм Ямаши кишәрлеге урманчылыклары өлешләре урнашкан. Урман фондының гомуми мәйданы 7834 гектар тәшкил итә», – дип хәбәр итте Ирина Забродина.
Аның сүзләренә караганда, янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында урманнарда Зәй урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнгән, муниципаль районнарның янгын-коткару частьләре һәм урман кишәрлекләрен арендалаучылар белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
«Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 53 кисәтү бирелде, шул исәптән 8 кисәтү – Яңа Чишмә районы юридик затларына һәм шәхси эшкуарларына», – дип өстәде Ирина Забродина.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман янгыннарына каршы пропаганда үткәрү буенча чаралар комплексын үтәүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Без янгын куркынычы янаган чорны урманнарны саклау мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп ителә торган барлык структуралар һәм оешмаларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге шартларында гына гадәттән тыш хәлләрдән башка уздыра алачакбыз», – дип йомгак ясады ул.