ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлыкта катнаша. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.03.2021 ел, № 357-р боерыгы нигезендә 2021 елның 1 апрелендә башланып китте.
Әйтик, «Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре Шомбыт кишәрлеге урманчылыгының 17 нче кварталында (ял зонасы янында) һәм Шомарбаш кишәрлеге урманчылыгының 15 нче кварталында (М-7 трассасы буенда) урман фонды территориясен чистарту буенча эшләр башкарган. Барлыгы 2 куб. метр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре көче белән Васильево бистәсе территориясен чистарту һәм төзекләндерү эшләре башкарылган, шулай ук Әйшә кишәрлеге урманчылыгының 45 нче, 67 нче кварталында, Зеленодольск кишәрлеге урманчылыгының 100 нче кварталында һәм Кызыл Октябрь кишәрлеге урманчылыгының 113 нче кварталында тәртип урнаштырылган. Әлеге эшләргә 20 артык кеше җәлеп ителгән.