ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тармакның яшь белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр бирүгә документлар карау буенча комиссия утырышы булды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта урман тармагының яшь белгечләренә республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алуга документлар карау буенча комиссия утырышы булып узды. Комиссия составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре бар иде.

Утырыш барышында Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә эшләүче яшь белгечләрнең гаризалары каралды.

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә эшкә кергән урман секторының яшь белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.12.2019 ел, № 1144 карары белән билгеләнгән. Түләү алу өчен 30 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва белдерә ала.

Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда мондый түләү 8 белгечкә бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International