ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2021 елның 9 апреле, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Утырыш барышында Александр Орнатский урман хуҗалыгы белән идарә итү органнарының урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлеген тикшерү нәтиҗәләренә тукталды. «Сезон башланганчы барлык җитешсезлекләрне бетерергә һәм урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җиһазлар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануын тәэмин итәргә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Шулай ук урман янгыннарын сүндерүче формированиеләрне әзерләүгә дә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».

Шул ук вакытта Александр Орнатский булачак «Иң яхшы урман янгынчысы – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы турында да сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 22 мартыннан 2 апреленә кадәр Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзер булуы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International