«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кошларга өй бүләк итик!» экология акциясенә кушылган

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Ютазы районы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кошларга йорт бүләк итик!» экология акциясенә кушылган. Чара кысаларында укучылар сыерчык оялары ясаган һәм мәктәп территориясендә элеп чыкканнар.

«Шәһәрләрдә һәм зур авылларда кошларга оялар өчен ачык урын табуы җиңел түгел. Сыерчык ояларын элеп, без кошлар – урман санитарларына булышабыз», – дип билгеләп үтте «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Марат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International