«Исләйтар урман хуҗалыгы» ДБУда киләсе урман культуралары сезонына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Учреждениедә урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын әзерләү, урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, шулай ук стандарт утырту материалы үстерелә торган теплицаларны ремонтлау эшләре башкарылган.
Язгы урман культуралары сезоны кысаларында Исләйтар урманчылыгы территориясендә 19 га мәйданда – урманнарны торгызу, 30 га – урман культураларын тулыландыру, 66 га – урман культураларын агротехник карау, 30 гектарда яклагыч урман утыртмаларын утырту эшләре башкарылачак.