Лубян урман-техника көллияте студенткасы «Профессионаллар лигасы» республика мәгариф форумында катнашкан

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

«Идел» яшьләр үзәге базасында һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе органнары лидерлары өчен «Профессионаллар лигасы» дигән республика мәгариф форумы узган. Анда бөтен республикадан 80 укучы, шул исәптән «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺББУ 23 нче бакча-парк төркеме студенты Ләйсән Җәләлова да катнашкан.

Форум барышында уңышлы социальләшрү һәм яшьләрнең үз-үзләрен нәтиҗәле күрсәтү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралган. Студентлар үзидарәсе вәкилләренең лидерлык һәм һөнәри сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International