Әгерҗе шәһәренең «Орешник» мәдәният һәм ял паркында «Сыерчыклар – безнең дусларыбыз» дигән экологик акциясе үткәрелгән. Аның кысаларында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм 1 нче Гимназиянең 3 нче сыйныф укучылары паркта 25 сыерчык оясы элгән.
Очрашу барышында шулай ук урман остасы Алмаз Шәйхетдинов «Гаҗәеп кошлар дөньясы» исемле танып-белү викторинасы үткәргән һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырган.