Республиканың Чирмешән районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

ТР Чирмешән муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды. Чара «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәтенең 11 нче янгын-коткару отрядының 135 нче янгыннан коткару часте тарафыннан оештырылды.

Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында түбәндәге хәл (риваять) барлыкка килә: корыган үләнгә ут элү нәтиҗәсендә ялкын Чирмешән урманчылыгының Казан кишәрлеге урманчылыгының урман фонды җирләренә күчү хәтәре барлыкка килә. Әлеге урынга «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУның II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм 135 нче янгын-коткару бүлеге белгечләре килеп җитә. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә янгынны мөмкин кадәр тиз арада сүндереп өлгерәләр.

Өйрәнүләрдә 20 кеше катнашты, 10 берәмлек техника җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International