Министрлык вәкилләре Волгатех студентларына Татарстан Республикасы урман комплексының торышы һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 14 апрелендә Идел буе дәүләт технология университетында (Йошкар-Ола шәһәре, Марий Эл Республикасы) Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре катнашында берничә чара үткәрелде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров «Вконтакте» социаль челтәрендәге Волгатехның Урман һәм табигатьтән файдалану институты бергәлегенә язылучылар өчен оештырылган туры эфирда катнашты. Эфир барышында Россия Федерациясе Урман комплексын үстерү тенденцияләре, тармак хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Айрат Әхмәров Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында да сөйләде.

Моннан тыш, «Урман тармагында яшь кадрлар» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Чара кысаларында «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин югары уку йорты студентларына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең эшчәнлек юнәлешләре, шулай ук тармакның яшь белгечләре өчен  республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International