Министрлыкта 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Министрлыкта 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга бәйле мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасары Рәис Гомәров, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. «Кичә, 15 нче апрельдә, Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор башланып китте, – диде ул. – Шуңа бәйле рәвештә без урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне арттырырга тиеш».

Илгизәр Зарипов Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча чаралар комплексын үз вакытында үтәүне тәэмин итәргә һәм халык, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар арасында аңлату эшләрен дәвам иттерергә кушты.

«Шулай ук арендага алынган урман кишәрлекләренә, урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары булу-булмауга, техниканың һәм җиһазларның төзеклегенә карата өстәмә тикшерү үткәрергә, урманчылыкларның һәм кишәрлек урманчылыкларының административ биналарында ял һәм бәйрәм көннәрендә кизү торуны оештырырга һәм вакытлы янгын сакчыларын ялларга кирәк, – дип тә өстәде министрның беренче урынбасары. – Без янгын куркынычы янаган сезонны гадәттән тыш хәлләрсез генә уздырып җибәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International