ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү, тоту өчен билгеләнгән урман диләнкеләрен үзләштерү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Аерым алганда, министрга 2021 ел башыннан алып республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 6 меңнән артык патрульлек үткәрде һәм административ хокук бозулар турында 145 беркетмә төзелде, дип сөйләделәр. Шулай ук зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә бозуга юл куймау турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.

Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләргә урман культуралары эшләрен башкаруга, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетына әзерлеккә һ.б. кагылышлы йөкләмәләр бирде.

«Моннан тыш, урман кишәрлекләрен арендалаучылар тарафыннан урман законнары таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк», – дип йомгаклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International